Вахит авылында ял паркына 300дән артык агач утыртылган
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Вахит мәдәният йорты каршындагы ял паркына 300 төп алмагач һәм башка җиләк-җимеш агачлары утыртылган. Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек йөзеннән иске клуб каршындагы сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне яңа мәдәният йорты янына күчерүгә хәзерлек бара. Бу территория койма белән әйләндереп алыначак. Биредә шулай ук яңа спорт мәйданчыгы...
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Вахит мәдәният йорты каршындагы ял паркына 300 төп алмагач һәм башка җиләк-җимеш агачлары утыртылган. Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек йөзеннән иске клуб каршындагы сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне яңа мәдәният йорты янына күчерүгә хәзерлек бара. Бу территория койма белән әйләндереп алыначак. Биредә шулай ук яңа спорт мәйданчыгы корылды. Балалар өчен уен мәйданчыгы, җәйге сәхнә, футбол мәйданчыгы булдыру да күздә тотыла. Бу хакта безгә Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов хәбәр итте.
фото: http://zoopriut.ru/load/kak_posadit_derevo/8-1-0-1952
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев