Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уку еллары хезмәт стажына кертелми

Мин Казан вертолет заводы каршындагы һөнәр училищесында (ГПТУ-24) токарьлыкка укыдым. Пенсиягә чыкканда анда укыган еллар стажга керәме? Рифат ГАМБАРОВ, Кукмара Әлеге сорауга район Пенсия фонды идарәсенең пенсия билгеләү буенча баш белгеч Мансура Сәлихова җавап бирә: -Бүгенге көндә пенсия Россия Федерациясенең 2001 елда кабул ителгән законы нигезендә билгеләнә. Бу закон нигезендә...

Мин Казан вертолет заводы каршындагы һөнәр училищесында (ГПТУ-24) токарьлыкка укыдым. Пенсиягә чыкканда анда укыган еллар стажга керәме?

Рифат ГАМБАРОВ, Кукмара

Әлеге сорауга район Пенсия фонды идарәсенең пенсия билгеләү буенча баш белгеч Мансура Сәлихова җавап бирә:

-Бүгенге көндә пенсия Россия Федерациясенең 2001 елда кабул ителгән законы нигезендә билгеләнә. Бу закон нигезендә уку еллары хезмәт стажына кертелми. Шулай да бер искәрмә бар. 173нче Федераль закон хезмәт пенсиясенә чыгар өчен кимендә 5 ел хезмәт стажы булуны таләп итә. Әгәр кешенең хезмәт стажы 5 елга тулмый икән, уку елларын алып була.

Рифат әфәнде, пенсия эшегезне яңадан карап чыктык. Уку елларын эш стажына кертү сезнең өчен файдалы түгел, пенсия күләмен киметә.

фото: http://42-42-42.ru/news/minimalnyi-pensionnyi-stazh-uvelichitsya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk