Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уенчыклар бәйрәмендә өлкәннәр дә катнашты

Бала уйный-уйный үсә. Ә инде аның уеннары матур, тәрбияви шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барса, бу баланың үсеше өчен тагын да нәтиҗәлерәк була. Кукмарадагы "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Агния Барто шигырьләре буенча уенчыклар бәйрәме узды. Аны Нурия Сәлимгәрәева үткәрде. Әлеге чара алдыннан әти-әниләр арасында кулдан ясалган уенчыкларга конкурс оештырылды,...

Бала уйный-уйный үсә. Ә инде аның уеннары матур, тәрбияви шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барса, бу баланың үсеше өчен тагын да нәтиҗәлерәк була.

Кукмарадагы "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Агния Барто шигырьләре буенча уенчыклар бәйрәме узды. Аны Нурия Сәлимгәрәева үткәрде. Әлеге чара алдыннан әти-әниләр арасында кулдан ясалган уенчыкларга конкурс оештырылды, һәр без бу конкурста теләп катнашып, бакчага матур уенчыклар ясап алып килдек .Уенчыклар бәйрәме чын балалар бәйрәме булды: балалар уйнадылар, җырладылар, рус телендә оста итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында конкурска нәтиҗә ясалды, әти-әниләргә грамоталар тапшырылды. Барлык-әти-әниләр исеменнән бәйрәмне оештыручы Нурия Сәлимгәрәева, Рүзилә Ибраһимова Гөлназ Билалова, яраткан Оля апабызТихоноваларга алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.

Алсу Узбәкова, Илсөяр Ярмиева

фото: http://vit65d.ya.ru/73950

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk