Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төзелеш краны урамга ауган: 4 кеше үлгән (+Фото)

Тикшерү органнары тарафыннан фаҗиганең килеп чыгуында шикләнелүче 3 кеше кулга алынган инде. Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты тикшерү барышын үз күзәтүе астына алган. Омскидагы фаҗига кичә, 26 октябрь кичендә булган. Җирле вакыт белән 16:55 сәгатьтә урамга аркылы төзелеш краны ауган. Аның ауган вакытын кайбер машиналардагы видеотеркәгечләр дә төшереп алган. Кран...

Тикшерү органнары тарафыннан фаҗиганең килеп чыгуында шикләнелүче 3 кеше кулга алынган инде. Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты тикшерү барышын үз күзәтүе астына алган.

Омскидагы фаҗига кичә, 26 октябрь кичендә булган. Җирле вакыт белән 16:55 сәгатьтә урамга аркылы төзелеш краны ауган. Аның ауган вакытын кайбер машиналардагы видеотеркәгечләр дә төшереп алган.

Кран юлдагы ике машинаны сыткан. Җиңел автомобилдә Богдановлар гаиләсе - ике олы кеше һәм ике бала булган. Машинадагыларның берсе - бала гына исән калган. Соңрак кран астында калган "Соболь" машинасы йөртүчесенең дә хастаханәдә вафат булуы хакында хәбәр ителде.

Тикшерү эше дәвам итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X