Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туганының өч кечкенә баласы янып үлүдә гаебе булган 24 яшьлек егеткә суд булачак

Буада 24 яшьлек Михаил Шинкарукка суд булачак. Аның аркасында туганының 4, 3, 1 яшьләрдәге балалары янып үлә, дип хәбәр итә СКР пресс-службасы. Хокук саклау органнарының версиясе буенча, үткән елның 25 ноябрендә Михаил үзенең Нармонка авылындагы өендә вакытта, апасы аңа өч кечкенә баласын карап торуын сорый. Әмма ул сабыйларның үзләрен генә...

Буада 24 яшьлек Михаил Шинкарукка суд булачак. Аның аркасында туганының 4, 3, 1 яшьләрдәге балалары янып үлә, дип хәбәр итә СКР пресс-службасы.

Хокук саклау органнарының версиясе буенча, үткән елның 25 ноябрендә Михаил үзенең Нармонка авылындагы өендә вакытта, апасы аңа өч кечкенә баласын карап торуын сорый. Әмма ул сабыйларның үзләрен генә калдырып чыгып китә. Балалар шырпы белән уйныйлар һәм өйгә ут каба. Балалар сөрем газы белән агуланып үләләр. Соңрак билгеле булганча, балаларның әниләре бу вакытта машина йөртү таныклыгы алырга имтихан тапшырган була. Михаил тулысы белән үз гаебен таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән, аңа 5 елга кадәр ирегенннән мәхрүм ителү яный.

Фото: vk.com/Михаил Шинкарук

чыганак: http://prokazan.ru/news/view/99642q

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk