Туембашта халык җыены узды (фото)
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Авыл җирлекләрендә үткәрелүче халык җыеннарының чираттагысы Туембашта узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин ярты елда районда башкарылган эшләр, киләсе елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов үз чыгышында кыскача гына шушы төбәкнең тормыш-көнкүреше, хәл ителгән мәсьәләләр, булган проблемалар турында...
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Авыл җирлекләрендә үткәрелүче халык җыеннарының чираттагысы Туембашта узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин ярты елда районда башкарылган эшләр, киләсе елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов үз чыгышында кыскача гына шушы төбәкнең тормыш-көнкүреше, хәл ителгән мәсьәләләр, булган проблемалар турында сөйләде. Туембашлылар дәүләт прорграммаларында актив катнаша, һөнәрле булуы белән дә аерылып тора. Соңгы елларда биредә мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, балалар бакчасы, мәчет, буалар куллануга тапшырылды. Хәзер алда мәдәният йортын төзекләндерү бурычы тора. Җыенда шулай ук булачак сайлаулар турында да сөйләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев