Хәбәрләр

Төркәш авылында 75 яшьлек бабайның мәете табылган

"Бүген, төнге сәгать бердә, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә участок инспекторыннан Төркәш авылындагы йортларның берсендә 1941 елгы ир-атның мәете табылу хакында хәбәр керде. Бабайның тәнендә ике урында пычак ярасы эзләре бар. Урыннан пычак алынды. Шикләнүче кеше ачыкланды. Хәзерге вакытта тикшерү, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өстендә эш алып барыла", - дип...

"Бүген, төнге сәгать бердә, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә участок инспекторыннан Төркәш авылындагы йортларның берсендә 1941 елгы ир-атның мәете табылу хакында хәбәр керде. Бабайның тәнендә ике урында пычак ярасы эзләре бар. Урыннан пычак алынды. Шикләнүче кеше ачыкланды. Хәзерге вакытта тикшерү, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өстендә эш алып барыла", - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Район халкы социаль яктан яклаучысыз калган гражданнарга карата аеруча игътибарлы булсын, ялгыз яшәүче өлкәннәрне, аларга килү-китүчеләрне күз уңында тотсын иде.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев