Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТНВ каналыннан күппрофильле лицей укучыларын күрсәтәчәкләр

Кукмара күппрофильле лицейның 2нче, 3нче сыйныф укучылары укытучылар Алсу Үзбәкова, Гөлзия Зиннәтовалар җитәкчелегендә Казандагы Тукай музеена барып кайттылар. Анда укучыларны телевидениегә төшергәннәр. -Укучыларыбыз бик матур шигырьләр сөйләделәр, - диләр укытучылар. - Андагы абый - апалар алга таба да лицей белән элемтәдә торырга тәкъдим ясадылар. Җәй көне үзләре безгә килергә вәгъдә...

Кукмара күппрофильле лицейның 2нче, 3нче сыйныф укучылары укытучылар Алсу Үзбәкова, Гөлзия Зиннәтовалар җитәкчелегендә Казандагы Тукай музеена барып кайттылар. Анда укучыларны телевидениегә төшергәннәр.

-Укучыларыбыз бик матур шигырьләр сөйләделәр, - диләр укытучылар. - Андагы абый - апалар алга таба да лицей белән элемтәдә торырга тәкъдим ясадылар. Җәй көне үзләре безгә килергә вәгъдә бирделәр. "Сезнең балалар кебек шигырь сөйләүчеләрнең әле булганы юк иде", - диделәр. Безне 4 июнь көнне 15.20 сәгатьтә ТНВ каналыннан "Тукай оныклары" дигән тапшырудан күрсәтәчәкләр.

Укучылар Г.Камал театрын карап үткәннәр, Бауман урамына сәяхәт ясаганнар. Укучылар бик ошатып, фотоларга төшеп, шатланып кайтканнар.

фото: http://forum.cshara.info/viewtopic.php?p=1406

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk