Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теш табибы Тәлгать Төхбәтуллин үз эшенең остасы

Үз гомерендә теш поликлиникасына бармый калган кеше бик сирәктер, мөгаен. Язмам шунда хезмәт куючы табиб Тәлгать Төхбәтуллин турында. Манзарас авылында туып-үскән бу егет, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан медицина институтының стоматология бүлегенә укырга керә. Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, юллама белән Горький шәһәренә эшкә җибәрелә. Анда дүрт ел дәвамында тәҗрибә туплап,...

Үз гомерендә теш поликлиникасына бармый калган кеше бик сирәктер, мөгаен. Язмам шунда хезмәт куючы табиб Тәлгать Төхбәтуллин турында.

Манзарас авылында туып-үскән бу егет, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан медицина институтының стоматология бүлегенә укырга керә. Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, юллама белән Горький шәһәренә эшкә җибәрелә. Анда дүрт ел дәвамында тәҗрибә туплап, туган ягы Кукмарага әйләнеп кайта.

Тәлгать Төхвәтуллин, көненә егерме алты пациентның тешләрен дәвалап, ел буена 5500 кешегә ярдәм итә. Ул бик ипле, тыныч кына сөйләшә, эшен зур төгәллек белән башкара. Шушы өлкәдә утыз ел эшләү дәверендә ул бик күп кукмаралыларның хөрмәтен казанды.

Тәлгать Төхбәтуллин гаиләсендә ышанычлы тормыш иптәше, үрнәк әти. Ике кызлары да медицина университетында белем алалар. Берсе әтисе кебек теш табибәсе, икенчесе фармацевт булачак. Барчасына уңышлар телим.

Рафилә Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk