Түбән Үрәс мәктәбендә фәнни-методик семинар узды
Түбән Үрәс урта мәктәбендә "XVIII-XX гасыр бөек татар мәгърифәтчеләренең педагогик мирасы" дигән темага халыкара фәнни-методик семинар узды. Аны оештыручы - педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Чарада Иран, Тадҗикистан, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстаннан да вәкилләр катнашты. Семинарда эш "Халык педагогикасы үсешендә татар мәгърифәтчеләренең роле", "Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә татар мәгърифәтчеләренең...
Түбән Үрәс урта мәктәбендә "XVIII-XX гасыр бөек татар мәгърифәтчеләренең педагогик мирасы" дигән темага халыкара фәнни-методик семинар узды. Аны оештыручы - педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Чарада Иран, Тадҗикистан, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстаннан да вәкилләр катнашты.
Семинарда эш "Халык педагогикасы үсешендә татар мәгърифәтчеләренең роле", "Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә татар мәгърифәтчеләренең идеяләре", "Дөньякүләм фәннәр үсешендә татар мәгърифәтчеләренең роле" дигән секцияләрдә алып барылды. Чыгышлардан соң сертификат, Рәхмәт хаты, дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев