Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшли

2016 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия"се үз эшен дәвам итә. "Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать...

2016 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия"се үз эшен дәвам итә. "Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Сорауларга җавапны дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9 сәг-тән 18 сәг-кә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгына +7 (843) 294-95-62 телефон номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Моннан тыш, Мариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линиясен" ача. Сорауларны дүшәмбе-җомга көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10.00дән 18.00гә кадәр 8 (495) 984-89-19 телефоны буенча бирергә була. Сорауларны ведомствоның рәсми сайтында "Электрон кабул итү бүлмәсе" бүлегендә кайтма элемтә формасы аша да җибәрергә мөмкин.

чыганак: http://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев