Хәбәрләр

Танылган актер Сергей Безруков әти булырга җыена

Танылган актер Сергей Безруковның хатыны бәби көтә. Бу хакта актерның матбугат сәркатибе Лиана Хөсәенова җиткергән. "Алда көтелгән "Кинотавр" фестивалендә ыгы-зыгы һәм шау-шу тудырмас өчен, бу хакта алдан ук хәбәр итәргә булдык. Сергей Безруков әти булачагын бүген үк матбугат аша хәбәр итеп куярга теләде", - дигән ул. Исегезгә төшерәбез, Сергей Безруков...

Танылган актер Сергей Безруковның хатыны бәби көтә. Бу хакта актерның матбугат сәркатибе Лиана Хөсәенова җиткергән.

"Алда көтелгән "Кинотавр" фестивалендә ыгы-зыгы һәм шау-шу тудырмас өчен, бу хакта алдан ук хәбәр итәргә булдык. Сергей Безруков әти булачагын бүген үк матбугат аша хәбәр итеп куярга теләде", - дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, Сергей Безруков мартта сценарияче, продюсер һәм режиссер Анна Матисонга өйләнде.

http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев