Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талантлы җырчы Гөлназ Асаева Казаннан киткән

Билгеле булганча, талантлы җырчы Гөлназ Асаева бер ел элек Уфадан Казанга күченеп, башкаланың музыка училищесына укырга керде. Тик бер ел Казанда укыганнан соң, Гөлназ кире Уфага күченергә булган. Ни өчен ул мондый карарга килгән? - Казанга ияләнгән идем инде. Бик яраттым аны, ләкин Уфада яхшырак база алып, Казанның югары уку...

Билгеле булганча, талантлы җырчы Гөлназ Асаева бер ел элек Уфадан Казанга күченеп, башкаланың музыка училищесына укырга керде. Тик бер ел Казанда укыганнан соң, Гөлназ кире Уфага күченергә булган. Ни өчен ул мондый карарга килгән?

- Казанга ияләнгән идем инде. Бик яраттым аны, ләкин Уфада яхшырак база алып, Казанның югары уку йортына ныгып килергә, дигән фикергә килдем. Уфаның сәнгать училищесына күчерделәр. Тагын 3 ел укыйсы бар. Әйтергә кирәк, Уфада укыту көчлерәк, шартлары да яхшырак. Китсәм дә, мин гел Казанга барып торам, тамашачым югалтмасын, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ. Җырчы буш вакыты булганда, 3 айлык энесе Кәримне карарга булыша икән.

Казанда Гөлназның әтисе, җырчы Рөстәм Асаев гаиләсе белән яши. Аның 6,5 яшьлек улы Мөслим һәм 1 яшьлек кызы Әминә бар. "Гөлназ Казанда дәү әнисе белән аерым фатирда яшәде. Казанны яратты, моннан киткәч бәлки күңелсезләнгәндер, әмма безгә сиздермәде. Мин аның китүенә каршы килмәдем һәм каршы килә алмыйм да. Янәшәсендә булгач, әнисенә дә тынычрак булыр дип уйлыйм", - диде Рөстәм Асаев.

Хәзерге вакытта Рөстәм 20-21 сентябрьдә Казанда Филармониядә узачак концертларына әзерләнүен белдерде. "Кызыклы программа әзерләдек, юмор һәм биюләр булачак, популяр җырчылар чыгыш ясаячак. Моннан тыш, "Бик сагындым" дип исемләнгән дискым да дөнья күрде", - диде җырчы.

Интертат.ру
№ --- | 15.09.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев