Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәрдекбашта яшәүче Мостафиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район ЗАГСында зур чара узды. Бәйрәм тантанасына Сәрдекбаш авылында гомер кичерүче Махинур һәм Радик Мостафиннар чакырылган иде. Әлеге гаиләнең кулга-кул тотынышып, бербөтен булып яшәвенә быел 50 ел тула. Биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Радик абый белән Махинур апаның унбер оныгы, өч оныкчыгы бар. Тантанада...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район ЗАГСында зур чара узды. Бәйрәм тантанасына Сәрдекбаш авылында гомер кичерүче Махинур һәм Радик Мостафиннар чакырылган иде.

Әлеге гаиләнең кулга-кул тотынышып, бербөтен булып яшәвенә быел 50 ел тула. Биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Радик абый белән Махинур апаның унбер оныгы, өч оныкчыгы бар. Тантанада бәхетле парлар юбилярларның мактау китабына үзләренең имзаларын куйдылар, балдаклар алыштылар, бәйрәмнең символы - ромашкага ия булдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева юбилярларга үзенең котлау сүзләрен ирештерде, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале, Мактау грамотасы, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk