Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәрдекбаш авылы китапханәчесе балалар белән тәрбия сәгате уздырды (+Фото)

Сәрдекбаш авыл китапханәчесе Набиева Гөлназ 2015 нче ел - Татарстанда Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан "Ләйсән" балалар бакчасында "Урманнар алар - табигый парклар" дип аталган тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате барышында балалар парклар һәм скверларның нәрсә икәнлеген аңладылар. Урманнарны "табигый парк" буларак кабул итеп, аларның кеше тормышы өчен әһәмиятен, урман...

Сәрдекбаш авыл китапханәчесе Набиева Гөлназ 2015 нче ел - Татарстанда Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан "Ләйсән" балалар бакчасында "Урманнар алар - табигый парклар" дип аталган тәрбия сәгате үткәрде.
Тәрбия сәгате барышында балалар парклар һәм скверларның нәрсә икәнлеген аңладылар. Урманнарны "табигый парк" буларак кабул итеп, аларның кеше тормышы өчен әһәмиятен, урман байлыклары турында, аларны ничек сакларга һәм күп итеп агачлар утыртырга кирәклеген өйрәнделәр . Өй салу өчен бүрәнә-такталарны, өстәл-урындыкларны һәм башка өй җиһазларын, шулай ук китап-дәфтәрләрне дә агачтан ясалганын белделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар биремнәр чиштеләр.
Табышмакларга җавапларны бик җитез генә әйтә бардылар. Һәр табышмакка аерым рәсемнәр ясалган иде. Соңыннан әлеге рәсемнәр бөтен балага да өләшенеп бирелде һәм алар чират буенча уртага чыгып урман ясадылар.
Тәрбия сәгатендә экологик,патриотик,эстетик,әхлакый тәрбия бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk