Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Солдаттагы Аш.Буҗи егетенең рота командирыннан Рәхмәт хаты килгән

Һәр әти-әни кебек без дә улыбыз Айнурны армия сафларына озатканда борчылган идек. Әмма бу борчылуыбыз юкка булган. Инде кайтуына да берничә генә ай калып бара, әле улыбыздан бер зарлану сүзе ишетмәдек. Айнур элемтә ротасында хезмәт итә. Хәрби частьта да үзен уңай яктан гына бәяли. Күптән түгел рота командиры капитан А.Филонов...

Һәр әти-әни кебек без дә улыбыз Айнурны армия сафларына озатканда борчылган идек. Әмма бу борчылуыбыз юкка булган. Инде кайтуына да берничә генә ай калып бара, әле улыбыздан бер зарлану сүзе ишетмәдек. Айнур элемтә ротасында хезмәт итә. Хәрби частьта да үзен уңай яктан гына бәяли. Күптән түгел рота командиры капитан А.Филонов исеменнән килгән Рәхмәт хатында да улыбыз Айнурның тәртипле, намуслы булуы, иптәшләренә һәр вакыт ярдәмгә килергә әзер торуы турында әйтелә. Бу безнең өчен зур сөенеч булды.

Инде улыбызның исән-сау илебезгә хезмәт итеп кайтканын көтәбез.

Гөлфиназ һәм Камил ГӘРӘЕВлар, Аш.Буҗи авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты солдат рота командиры

erid: 2VtzqxWHLUk