Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сиксәннән күбрәк балл җыйган БДИ эшләре яңадан тикшереләчәк

2014 елда 80 баллдан артып киткән имтихан эшләре яңадан тикшерүгә җибәреләчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) хәбәр иттеләр. Вакытыннан алда - 21 апрель-5 май көннәрендә - БДИ тапшыру нәтиҗәләре инглиз теле буенча эшләрнең яртысыннан күбрәге югары баллар җыюын күрсәткән. Мәгариф һәм фән өлкәсенә...

2014 елда 80 баллдан артып киткән имтихан эшләре яңадан тикшерүгә җибәреләчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) хәбәр иттеләр.

Вакытыннан алда - 21 апрель-5 май көннәрендә - БДИ тапшыру нәтиҗәләре инглиз теле буенча эшләрнең яртысыннан күбрәге югары баллар җыюын күрсәткән. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов фикеренчә, бу гадәти хәл. Чөнки инглиз теленнән БДИ сайлаган укучылар күп очракта махсус юнәлешле мәктәпләрдә белем алучылар булып тора.

Имтихан тапшыручылар һәм аларның ата-аналары БДИ нәтиҗәләрен бердәм дәүләт имтиханының рәсми порталында карый алачак. Рус теле буенча имтихан нәтиҗәләре - 7 майда, математика буенча 13 майда билгеле булачак.

Язма ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/297790.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk