Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шиһабетдин Мәрҗәнинең Әл-Әзһәрдә әлегәчә билгесез китабы табылган

Мисырның Әл-Әзһәр университеты китапханәсендә Россия ислам университеты укытучысы Рөстәм Нургалиев катнашындагы тикшеренүдә 14 гасыр галиме Садр аш-Шарианың фикһ фәне буенча китабына тәфсир табылган. Әлеге тәфсирне Шиһабетдин Мәрҗәни башкарган булган. Бүген Казанда уникаль китапның ике күчермәсе саклана: тулы һәм кыскача варианты. Болар турында "Татар -информ" агентлыгы хәбәр итә. Бүген безнең район...

Мисырның Әл-Әзһәр университеты китапханәсендә Россия ислам университеты укытучысы Рөстәм Нургалиев катнашындагы тикшеренүдә 14 гасыр галиме Садр аш-Шарианың фикһ фәне буенча китабына тәфсир табылган. Әлеге тәфсирне Шиһабетдин Мәрҗәни башкарган булган. Бүген Казанда уникаль китапның ике күчермәсе саклана: тулы һәм кыскача варианты. Болар турында "Татар -информ" агентлыгы хәбәр итә.

Бүген безнең район мәктәпләрендә дә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендә төрле кичәләр, конференцияләр, очрашулар уза. Кукмараның үзендә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге урам бар. Ә иң кызыгы - Шиһабетдин хәзрәт белән дөньякүләм билгеле Мәчкәрә сәүдәгәрләре һәм зыялылары Үтәмешевлар - нәселләре ягыннан туганнар булып чыга. Димәк, тарихи күзлектән карасак, Мәрҗәни безгә дә чит-ят шәхес түгел булып чыга...

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара китап мисыр мәрҗәни

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X