Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өркештәге дини лагерьдан кунаклар өзелми

Өркеш авылындагы дини гыйлем һәм тәрбия бирүче җәйге лагерьда "Безнең мирас" журналы мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе профессоры Фирдәвес Гарипова балалар өчен конференция үткәрделәр, үз китаплары белән таныштырдылар. Ләбиб Лерон "Безнең Мирас" журналы турында да сөйләде, журналлар да алып килгән иде. Фирдәвес ханымның авыллар, елга-чишмәләр исемнәренең...

Өркеш авылындагы дини гыйлем һәм тәрбия бирүче җәйге лагерьда "Безнең мирас" журналы мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе профессоры Фирдәвес Гарипова балалар өчен конференция үткәрделәр, үз китаплары белән таныштырдылар. Ләбиб Лерон "Безнең Мирас" журналы турында да сөйләде, журналлар да алып килгән иде. Фирдәвес ханымның авыллар, елга-чишмәләр исемнәренең килеп чыгышы хакында сөйләвен балалар кызыксынып тыңладылар.
Әлеге лагерьга шулай ук Татарстанның танылган хөрмәтле абыстае Сәйдә Аппакова килеп, үзенең "Тузмый торган бүләк" дигән китабын тәкъдим итү кичәсе үткәргән. Хәзерге вакытта ул тел-милләт, исламда әдәп-әхлак мәсьләләренә кагылышлы дәресләр алып бара. Бу хакта безгә Әлфия Һадиева хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk