Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рифат Зарипов әти булырга җыена: УЗИ кемне күрсәткән?

Рифат Зарипов "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән күңелле хәбәрне уртаклашкан: - Августта, Алла боерса, әти булам. Сөеклем Диләрә йөк­лелекнең бишенче аенда. Хәлләре әйбәт, үзен яхшы хис итә. Укырга йөри, быел соңгы курста, диплом елы (Диләрә - мәдәният һәм сәнгать университеты студенты). Репетицияләргә барып, карап кайта, биергә ярамый инде хәзер. Үзем...

Рифат Зарипов "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән күңелле хәбәрне уртаклашкан:
- Августта, Алла боерса, әти булам. Сөеклем Диләрә йөк­лелекнең бишенче аенда. Хәлләре әйбәт, үзен яхшы хис итә. Укырга йөри, быел соңгы курста, диплом елы (Диләрә - мәдәният һәм сәнгать университеты студенты). Репетицияләргә барып, карап кайта, биергә ярамый инде хәзер. Үзем әти булырга күптән әзер инде.

Мин бит хатыннан биш яшькә олырак. Шулай да ниндидер дулкынлану бар, җаваплылык хисен аңлыйм. Һәр туган көн саен куана-куана көтәбез. УЗИ малай дип күрсәтте, әмма ялгышырга да мөмкин бит, шуңа күрә төгәл исем уйламадык.

чыганак: http://tuylar.ru/rifat-zaripov-eti-bulyrga-jyena-uzi-kemne-kursetken-2504

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk