Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның барлык балалар бакчалары да “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсына әзерләнә

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы 15 апрельдә старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф...

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы 15 апрельдә старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.

Конкурста барлыгы 102 балалар бакчасы катнашыр дип көтелә. Аларның 50се грантка ия булачак, дип яза http://mon.tatarstan.ru сайты.

-Әлеге конкурс быел өченче елын үтә. Узган ел поселокның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы, әлеге конкурста катнашып, бер миллион сумлык грант откан иде. Шулай ук поселокның 10нчы номерлы "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Дамира Сәйфетдинова да конкурс кысаларында "Иң яхшы татар теле тәрбиячесе" дип танылды, 15 мең сумлык акчалата бүләккә ия булды, - ди район мәгариф идарәсе методисты Рушания Фәйзетдинова. - Быел конкурсны оештыру тәрбибе бераз үзгәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында оешкан махсус комиссия Кукмарага 15 майда киләчәк. Җирәбә буенча өч балалар бакчасы сайлап алыначак. Комиссия әгъзалары балалар бакчасының, тәрбиячеләрнең икетеллелек буенча эш системаларын караячаклар, балалар белән уздырылган дәресләрдә катнашачаклар һәм бәя бирәчәкләр.

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk