Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның Зур Кукмара җирлегендә медведка табылган

Бакча уңышына зыян салучы корткычларның берсе - медведка. Ул туфракта, тирестә һәм компостта яши. Көрән төстәге, кыска мыеклы, 25-54 миллиметр озынлыктагы бу бөҗәк үсемлекләрнең, бигрәк тә кәбестә, кишер, помидор, борыч, чөгендернең тамырларын зарарлый. Нәтиҗәдә үсемлек һәлак була. Төнлә бу корткыч җир астында ермачлап ясаган юлларында ята, караңгы төшүгә җир өстенә...

Бакча уңышына зыян салучы корткычларның берсе - медведка. Ул туфракта, тирестә һәм компостта яши. Көрән төстәге, кыска мыеклы, 25-54 миллиметр озынлыктагы бу бөҗәк үсемлекләрнең, бигрәк тә кәбестә, кишер, помидор, борыч, чөгендернең тамырларын зарарлый. Нәтиҗәдә үсемлек һәлак була. Төнлә бу корткыч җир астында ермачлап ясаган юлларында ята, караңгы төшүгә җир өстенә чыга. Медведка нык үрчүчән: язын ана бөҗәк 600гә кадәр йомырка сала. Кышка олы бөҗәк алтмыш сантиметрга кадәр тирәнлеккә төшә. Аңа каршы көрәшү ысуллары төрле. Үрчү вакытында бакча рәтләрен унбиш сантиметрга кадәр тирәнлектә казып чыгуның нәтиҗәсе бар. Сентябрь азагында яртышар метрдан тирәнрәк чокырлар казып, анда кызган тирес салып, тозак корырга мөмкин. Салкыннар башлангач, тиресне бакчага таратып ташларга мөмкин, тирескә оялаган медведкалар суыктан һәлак булачак. Вакланган йомырка кабыгын сыек майда чылатып туфракка куелган алдавычларның да файдасы бар, диләр. Бу хәтәр бөҗәккә каршы химик ысул белән дә көрәшергә мөмкин: сатуда медветокс дигән препарат сатыла, ләкин ул бал кортларын да юк итә. Әлегә медведка Зур Кукмара авылы җирлеге территориясендә табылган, дип хәбәр итте безгә "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы Рифкат Галимуллин.

фото: http://outdoor.usadbaonline.ru/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk