Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның "Аргамак" командасы республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясап кайтты

Чистай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда районның "Аргамак" командасы да катнашты. Ярышларда 20дән артык шәһәр, районнардан килгән команда катнашты. Бәйге хатын-кызлар арасында башланып китте. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында безнең командадан Ләбибә Талипова (Кукмара), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара), Миннегөл Семенова (Әсән-Елга) катнаштылар һәм...

Чистай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда районның "Аргамак" командасы да катнашты. Ярышларда 20дән артык шәһәр, районнардан килгән команда катнашты. Бәйге хатын-кызлар арасында башланып китте. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында безнең командадан Ләбибә Талипова (Кукмара), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара), Миннегөл Семенова (Әсән-Елга) катнаштылар һәм үзләренең көчле куллы икәнлекләрен күрсәттеләр. Ләбибә - II, Миннегөл, Зөлфия III урыннарны яулауга ирештеләр.

Ир-атлар арасында барган бәйгедә 75 килограммлы үлчәү авырлыгында Валерий Николаев (Ош.Юмья) II урынны яулады. Шулай ук Валентина Борисова (Кукмара), Геннадий Федоров (Ст.Юмья) командага күп очко китерделәр.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Теләче, Актаныш районнарыннан аз гына калышып безнең команда өченче урынны яулады.

фото: http://susanin.udm.ru/news/2011/03/24/324007?month=06&year=2012

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk