Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз укучыларының рус теленнән БДИга әзерлекләрен тикшерделәр

Бүген Кукмара 4нче урта мәктәбендә район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен семинар һәм аларның рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен тикшерү булды. Семинар өлешендә Казаннан килгән укытучы-эксперт укучыларны БДИда биремнәр үтәлеше, 2014 елда булачак үзгәрешләр белән таныштырды. Семинардан соң укучылар, кабинетларга бүленеп, БДИ сынау -тикшерүе уздылар. -Без Янил урта мәктәбеннән...

Бүген Кукмара 4нче урта мәктәбендә район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен семинар һәм аларның рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен тикшерү булды. Семинар өлешендә Казаннан килгән укытучы-эксперт укучыларны БДИда биремнәр үтәлеше, 2014 елда булачак үзгәрешләр белән таныштырды. Семинардан соң укучылар, кабинетларга бүленеп, БДИ сынау -тикшерүе уздылар.

-Без Янил урта мәктәбеннән 10 укучы килгән идек. Биремнәрне үтәү өчен 3 сәгать 30 минут вакыт бирелде. Сынауга барганчы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Абаева белән берлектә яхшылап әзерләндек, 5 сыйныфтан башлап бүгенге көнгә кадәр үтелгән программаны кабатлап чыктык. Нәтиҗәдә, барлык биремнәрне дә үти алдык. Югары балларга өметләнәбез, - ди Янил мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нияз Кәримуллин.

фото: http://mmv1914.narod.ru/ege.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk