Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз укучылары фәнни эшләр конкурсында уңышлы чыгыш ясады

Мәктәп укучылары өчен "Нанотехнологияләр дәвере" дигән ачык республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы узды. Бәйгегә биология, экология һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле эшләр тәкъдим ителде. Район иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры Йолдыз Гыймадиевадан алынган мәгълүматларга караганда, конкурста кукмаралылар да актив катнашкан. -Зур Кукмара мәктәбенән Ильяз Җиһаншин (10 сыйныф,...

Мәктәп укучылары өчен "Нанотехнологияләр дәвере" дигән ачык республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы узды. Бәйгегә биология, экология һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле эшләр тәкъдим ителде. Район иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры Йолдыз Гыймадиевадан алынган мәгълүматларга караганда, конкурста кукмаралылар да актив катнашкан.

-Зур Кукмара мәктәбенән Ильяз Җиһаншин (10 сыйныф, җитәкчесе Габит Нәҗипов) - "Биология", 4нче урта мәктәптән Зәлия Якупова (10 сыйныф, җитәкчесе Резедә Усманова) - "Экология", күппрофильле лицейдан Ольга һәм Юлия Ивановалар (8 сыйныф, җитәчеләре Люция Мәхмүтова) "Авыл хуҗалыгы" юнәлешендә беренче урыннарны алдылар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, - дип хәбәр итте үзәк директоры.

фото: http://forum.fonarevka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп укучылары конкурс нанотехнологияләр дәвере

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X