Хәбәрләр

Районыбыз укучылары "Фән җилкәне" фестиваленнән җиңү белән кайтты

Яр Чаллы шәһәрендә "Фән җилкәне" дигән республикакүләм фәнни-тикшеренү эшләре фестивале узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. "Физика һәм техник иҗат" секциясендә район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алексей Сайфуллин беренче урынны алды. Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвина Зарипова исә "Татар...

Яр Чаллы шәһәрендә "Фән җилкәне" дигән республикакүләм фәнни-тикшеренү эшләре фестивале узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. "Физика һәм техник иҗат" секциясендә район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алексей Сайфуллин беренче урынны алды. Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвина Зарипова исә "Татар филологиясе" секциясендә икенче урынга лаек булды. Укучыларны фестивальгә А.Кузнецов, В.Нәҗмиевалар әзерләде.


Нет комментариев