Хәбәрләр

Райондашыбыз Рафилә Фәттахова “Ак калфак” оешмасы уздырган мастер-класста катнашты

Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы милли ризыклар пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада районыбыздан Рафилә Фәттахова катнашты. -Камыр ризыклары әзерли белсәк тә, аш-су остасы Резеда Хөсәеновадан чәк-чәк, гөбәдия, тутырылган тавык пешерү серләрен өйрәнү мастер-класста катнашкан һәркем өчен бик файдалы булды. Чит өлкәләрдән дә күп...

Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы милли ризыклар пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада районыбыздан Рафилә Фәттахова катнашты.

-Камыр ризыклары әзерли белсәк тә, аш-су остасы Резеда Хөсәеновадан чәк-чәк, гөбәдия, тутырылган тавык пешерү серләрен өйрәнү мастер-класста катнашкан һәркем өчен бик файдалы булды. Чит өлкәләрдән дә күп кунаклар килгән иде, ике көн буе рәхәтләнеп татарча сөйләшеп- аралашып, яңа дуслар таптык. Әлеге чараны оештырган Кадрия Идрисовага, бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка рәхмәтебез чиксез, - диде ул.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев