Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район Мәдәният йортында праймериз узды (+ФОТО)

    Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, "Бердәм Россия" партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар...

    Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, "Бердәм Россия" партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар кандидатлар белән якыннанрак таныша, аларга үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны бирә алды.

    Район Мәдәният йортында узган партия эчендә алдан тавыш бирүдә 350гә якын кеше катнашты. Депутатлык мандатына 20 кеше тәкъдим ителеп, алар арасыннан 15е яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап алынды. Әлеге чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев та катнашты. Праймеризны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: