Хәбәрләр

Район Мәдәният йортында "Каз өмәсе" бәйрәме була

25 декабрьдә район Мәдәният йортында Яңа ел алдыннан хуҗабикәләребезне күңелле бәйге, халкыбызның яраткан йоласы "Каз өмәсе" бәйрәменә чакырабыз. Программада: -иң авыр казга; -иң чиста казга; -иң ишле каз үстерүчене ачыклау; -каз итеннән пешерелгән ризыкларга бәйгеләр. Бәйрәмдә районыбызның танылган җырчылары һәм биючеләре башкаруында Зур концерт. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүче хуҗабикләрнең 2-61-51...

25 декабрьдә район Мәдәният йортында Яңа ел алдыннан хуҗабикәләребезне күңелле бәйге, халкыбызның яраткан йоласы "Каз өмәсе" бәйрәменә чакырабыз.

Программада:

-иң авыр казга;

-иң чиста казга;

-иң ишле каз үстерүчене ачыклау;

-каз итеннән пешерелгән ризыкларга бәйгеләр.

Бәйрәмдә районыбызның танылган җырчылары һәм биючеләре башкаруында Зур концерт.

Бәйгедә катнашырга теләк белдерүче хуҗабикләрнең 2-61-51 телефоны буенча хәбәр бирүләрен сорыйбыз.

Башлана 19 сәгатьтә.

Керү ирекле. Рәхим итегез!

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев