Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район мәдәният йортында "Эх, Кукмара, Кукмара. Ерагаймасын ара" дигән концерт үтте

Сәхнәдә берьюлы 20 җырчы, шул чираттан, районыбызның һәр почмагында үтә торган концертларның бизәге булган, Нәкыя Орлова җитәкчелегендәге "Автоклуб" җырчылары, Әлфинур Юнысова һәм башка танылган сәнгать үзешчәннәре чыгыш ясады. Районыбыз һәвәскәрләре беркемне дә битараф калдырмады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдиновның нәфис сүзләре кичәгә тагын бер ямь өстәде. Шулай ук яшь...

Сәхнәдә берьюлы 20 җырчы, шул чираттан, районыбызның һәр почмагында үтә торган концертларның бизәге булган, Нәкыя Орлова җитәкчелегендәге "Автоклуб" җырчылары, Әлфинур Юнысова һәм башка танылган сәнгать үзешчәннәре чыгыш ясады.
Районыбыз һәвәскәрләре беркемне дә битараф калдырмады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдиновның нәфис сүзләре кичәгә тагын бер ямь өстәде.
Шулай ук яшь җырчыларыбызның - мәдәният киңлекләренә күптән түгел аяк атлап керүчеләребезнең җырларын яратып, күңел биреп башкаруы да яхшы сизелә. Әлеге концерттан соң, татар моңының югалмавына тагын бер кат инанасың, дип яза "Наш Кукмор"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев