Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район китапханәләрендә балалар өчен төрле чаралар оештырыла

Үзәк китапханәдә "Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 номерлы гимназиянең" 2 б сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дип исемләнгән әдәби-уен узды. Китапханәче Баһавиева А.Р. балаларга китап тарихы турында презентация күрсәтте, районыбызда туып-үскән талантлы язучыларыбыз иҗаты белән таныштырды, әкият-китапларга күзәтү ясады. Балалар кроссвордлар чиштеләр, викторинада...

Үзәк китапханәдә "Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 номерлы гимназиянең" 2 б сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дип исемләнгән әдәби-уен узды. Китапханәче Баһавиева А.Р. балаларга китап тарихы турында презентация күрсәтте, районыбызда туып-үскән талантлы язучыларыбыз иҗаты белән таныштырды, әкият-китапларга күзәтү ясады. Балалар кроссвордлар чиштеләр, викторинада катнаштылар.

Өлге авылы китапханәсендә китапханәче Салихова А.К. Халыкара кошлар көне уңаеннан 1-7 сыйныф укучылары белән "Язны сәламли кошлар!" дип аталган викторина уздырды. Әлеге чараның максаты: балаларның кошлар турында булган белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату.

Бу уенда ике команда катнашты. "Сандугач" һәм "Карлыгач" командалары. Балалар табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр, сынамышларны искә төшерделәр, кроссвордар чиштеләр. Соңыннан "Күчмә кошлар безгә яз алып килде!" дигән темага презентация карадылар, яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Кошлар көненә төзелгән "Канатлы дусларыбыз" дигән китап күргәзмәсенә һәм "Табигать - ул тиңсез хәзинә" дигән стендка обзор ясалды.

Мәмәшир авылы китапханәсендә китапханәче Габдуллина З.М. башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кошларның экологик әһәмияте" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек тәрбияләү. Китапханәче укучыларга туган як кошлары, аларның төрләре турында сөйләде. Кошлар турында язылган китаплар белән таныштырды. Хикәяләр, шигырьләр укылды.

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk