Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район җитәкчесе Сергей Димитриев Әсән-Елгада яшәүче Каюм абый Җиһаншинны юбилее белән котлады (+Фото)

Бүген Әсән-Елга авылында яшәүче Каюм абый Җиһаншин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков, "Әсәнбаш" агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллиннар да туган көн иясенә котлау сүзләрен...

Бүген Әсән-Елга авылында яшәүче Каюм абый Җиһаншин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков, "Әсәнбаш" агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллиннар да туган көн иясенә котлау сүзләрен ирештерделәр, бүләкләр бирделәр.

Каюм абый - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 18 яшендә яу кырына алына, Ленинград фронтында хезмәт итә. Туган як туфрагына бары тик 7,5 елдан соң гына аяк баса ала. Сугыштан соң Каюм абый Арча педагогия училищесын тәмамлый, читтән торып югары белем ала. Мәгариф өлкәсендә 39 ел (шуның 30елы Пычак мәктәбендә директор вазыйфасында) эшләп лаеклы ялга чыккан ветеранның күкрәген күпсанлы орден-медальләр бизи.

Пар канаты Мөршидә апа белән тиегез, матур гомер итәләр алар. Бәхетле парлар өч балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар. Дүрт оныклары бар. Хәзерге вакытта кызлары Вәсилә ханым янәшәсендә балаларының, оныкларының уңышларына куанып, бәхетле карлык кичерә алар. Тагын да тигезлектә яшәргә язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев