Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район җитәкчесе Сергей Димитриев Кукмарада яшәүче Асия Гатиятуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады (+Фото)

Кукмарада яшәүче Асия Гатиятуллина бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын туган көне белән район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина да туган көн иясенә үзенең котлауларын ирештерде. Асия апа...

Кукмарада яшәүче Асия Гатиятуллина бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын туган көне белән район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина да туган көн иясенә үзенең котлауларын ирештерде.

Асия апа пар канаты Корбангали абый белән Ямбулат-Пустыш авылында гомер кичергән, алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Юбиляр сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда ферма мөдире булып эшләгән. Аның 19 оныгы, 25 оныкчыгы бар.

-Балачагыбыз, яшьлегебез бик авыр вакытларга туры килде. 12 яшьтән басуда бил бөктек. Суслонгерга окоп казырга җибәргәндә миңа 16 яшь иде. Шунда сугышка киткән әтием белән очраштым. Бик тетрәндергеч очрашу булды ул, - дип искә ала сугыш вакытларын Асия апа. - Хуҗалыгыбызда сыер, сарык, куян, тавык фермалары бар иде. Мине ферма мөдире итеп билгеләделәр. Төнге эшкә басуга да чыга идем. Иптәш кызым белән сыер җигеп Кукмарага ашлык алып барганыбыз, кайтканда, бик ачыккач, шул сыерларны савып сөт эчкәнебез хәтергә уелып калган. Ирем сугыш инвалиды иде. Ул да бик тырыш булды. 55 ел бергә яшәдек, балалар үстердек. Хәзер тормышлар бик рәхәт, Аллага шөкер. Безнең баштан кичкәннәрне яшь буынга күрергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk