Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район газетасының үз Мактау тактасы булачак

Узган ел районыбызда Мактау тактасы булдырылды. Ә без уйлаштык та, газетабызның үз Мактау тактасын булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Анда кемнәрнең фоторәсемнәре һәм алар турында язмалар урын алыр? Моны газета укучылары үзләре хәл итәчәк. Без хезмәт коллективларыннан һәм аерым кешеләрдән дә фикерләр көтеп калабыз. Хезмәттәшләрегез, авылдашларыгыз, күршеләрегез арасында рәсеме газетаның...

Узган ел районыбызда Мактау тактасы булдырылды. Ә без уйлаштык та, газетабызның үз Мактау тактасын булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Анда кемнәрнең фоторәсемнәре һәм алар турында язмалар урын алыр? Моны газета укучылары үзләре хәл итәчәк. Без хезмәт коллективларыннан һәм аерым кешеләрдән дә фикерләр көтеп калабыз. Хезмәттәшләрегез, авылдашларыгыз, күршеләрегез арасында рәсеме газетаның Мактау тактасына куярлык лаеклы, актив, эш сөючән, алтын куллы кеше булса, безгә - редакциянең 2-65-59 телефоны аша хәбәр итегез яки уй-фикерләрегезне хат белән юллагыз. Бәлки ул хезмәт алдынгысы, җитәкче, спортчы, үзешчән артист, эшмәкәр, иганәче, ветеран яки читтә яшәүче якташыбыз булыр - без һәр тәкъдим-фикергә шат булачакбыз. Аларның барысының да исемнәре һәр ай саен газетаның соңгы санында бирелеп барылачак, ә жюри иң лаеклы дип тапкан райондашыбызның фотосурәте һәм аның турындагы язма Мактау тактасында урын алачак.

Ягез, иң лаеклыларны барлау эшенә тотыныйк һәм аңа ирешү өчен изге эш-гамәлләрне күбрәк кылыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk