Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы дәваханәдә ветераннар өчен палаталарны 1 июньгә кадәр ремонтлап бетерү бурычын куйды

"Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән старт алган "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында дәваханәләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Бүген район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә шушы юнәлештә эшне оештыру мәсьәләләренә багышланган сөйләшү булды, тиз арада хәл ителәсе бурычлар барланды. Район башлыгы Рауил...

"Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән старт алган "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында дәваханәләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Бүген район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә шушы юнәлештә эшне оештыру мәсьәләләренә багышланган сөйләшү булды, тиз арада хәл ителәсе бурычлар барланды. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ветераннар өчен палаталарны 1 июньгә кадәр ремонтлауны төгәлләп, 15 июньгә җиһазландырып бетерү бурычын куйды. Эшмәкәрләр Илсур Шәрипов, Ринат Ваһапов, Рафис Кәримов, Вадим Әхәтов, Раниф Сәлмәновларга палаталарга косметик ремонт ясау эше йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk