Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Сергей Димитриев дәваханәдә студентлар һәм укучылар белән очрашты (+Фото)

Медицина юнәлешендәге уку йортларында белем алучы һәм әлеге һөнәрне сайларга теләгән яшьләребез шактый. Бүген дә бердәм рәвештә район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашуга килгәннәр иде алар. Район башлыгы яшьләрне иң элек районда башкарылган эшләр белән таныштырды, дәүләт программаларына тукталды. -Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә табибларның уртача яше 55 яшь. Димәк,...

Медицина юнәлешендәге уку йортларында белем алучы һәм әлеге һөнәрне сайларга теләгән яшьләребез шактый. Бүген дә бердәм рәвештә район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашуга килгәннәр иде алар. Район башлыгы яшьләрне иң элек районда башкарылган эшләр белән таныштырды, дәүләт программаларына тукталды.

-Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә табибларның уртача яше 55 яшь. Димәк, аларга алмаш кирәк. Без исә үз чиратыбызда районга эшкә кайткан яшь белгечләргә ярдәм итәрбез, мөмкинлекләр тудырырбыз. Медицина өлкәсендә хезмәт куючылар өчен яңа район программасын булдырдык. Аның нигезендә муниципалитет хисабына табибка газы, суы үткәрелгән, юл булган урыннан 10 сутый җир кишәрлеге биреләчәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев