Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Престиж”ны инструкция буенча кулланырга кирәк, диләр белгечләр

Соңгы елларда бәрәңге утыртканда "Престиж" дигән препараттан файдалана башладылар. Хуҗалык шартларында аны ничек, күпме күләмдә кулланасы, берәр белгечтән шул турыда аңлатма алып газетага бирә алмассызмы? Рухулла МОТЫЙГУЛЛИН, Сабанчино авылы Әлеге сорауга "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы Рифкат Галимуллиннан түбәндәге җавапны алдык. -"Престиж" - бүгенге көндә корткычларга һәм бәрәңгенең үсү чорында авыруларга каршы...

Соңгы елларда бәрәңге утыртканда "Престиж" дигән препараттан файдалана башладылар. Хуҗалык шартларында аны ничек, күпме күләмдә кулланасы, берәр белгечтән шул турыда аңлатма алып газетага бирә алмассызмы?

Рухулла МОТЫЙГУЛЛИН, Сабанчино авылы

Әлеге сорауга "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы Рифкат Галимуллиннан түбәндәге җавапны алдык.

-"Престиж" - бүгенге көндә корткычларга һәм бәрәңгенең үсү чорында авыруларга каршы көрәшүче иң кулай препаратларның берсе. Шәхси хуҗалыкларда бары тик бүлбеләрне (утырта торган бәрәңгене) генә эшкәртү рөхсәт ителә. Әлеге препаратны сатуга чыгарган эшмәкәрләр һәр сатып алучыга аның турында инструкция бирергә тиешләр. Бу - мәҗбүри.

10 грамм препарат 100 грамм җылымса суда эретелә. Шушы эремә 10 килограмм бәрәңге бүлбесен эшкәртергә җитә.

Препарат бүлбеләргә тузанлап сиптергечләр (опрыскиватель) ярдәмендә сиптерелә. Әлеге күләмдәге эремә сиптерелеп бетерелгәч, бәрәңге яхшылап болгатыла. Бәрәңге бераз җилләгәч (1-2 сәгать) аны утыртырга мөмкин. Препаратны сиптерү белән бәрәңгене утыртырга ярамый. Чөнки ул өлешчә туфракка сеңәргә мөмкин. "Престиж" 3нче класс куркынычлыктагы препарат булып санала, шуңа күрә аның савыты утильләштерүне таләп итә.

фото: http://mir-nasekomyh.ru/zhuki/koloradskij-zhuk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk