Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Премьер-министр килер алдыннан җыелган мамыкны кире сабагына ябыштыртканнар

Үзбәкстанның Фәргана өлкәсендәге бер районда премьер-министрлары Шәүкәт Мирзияевның килүен ишеткәч, юлларны тәртипкә китереп кенә калмаганнар, ә эшчеләрне җыйган мамыкларын кире сабагына ябыштыртканнар, дип яза "Газета.ру". Шундый ысул белән җирле хакимият кунак алдында үзенең ап-ак мамыкка бай кырлары белән мактанырга уйлаган. Өлкәнең мэры Шөхрәт Ганиев шәхсән үзе эшчеләргә мамык кырларын идеаль...

Үзбәкстанның Фәргана өлкәсендәге бер районда премьер-министрлары Шәүкәт Мирзияевның килүен ишеткәч, юлларны тәртипкә китереп кенә калмаганнар, ә эшчеләрне җыйган мамыкларын кире сабагына ябыштыртканнар, дип яза "Газета.ру".

Шундый ысул белән җирле хакимият кунак алдында үзенең ап-ак мамыкка бай кырлары белән мактанырга уйлаган.

Өлкәнең мэры Шөхрәт Ганиев шәхсән үзе эшчеләргә мамык кырларын идеаль тәртипкә китерергә карар биргән, диләр. Ләкин мэриядә бу сүзләрне кире кагалар.

Ничек булуга карамастан, 400дән артык ир-ат һәм хатын-кыз кыр буйлап мамыкны ПВА клее белән кире сабагына ябыштырып йөргән.

Иң кызыгы исә шунда: Үзбәкстан премьер-министры әлеге районга килмәгән.

Матбугат.ру сайтыннан алынды

фото http://vesti70.ru/content/20/1/0/7/6/1/1/107611_big.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk