Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Польша алмаларында бөҗәкләр табылган

Якын арада кибет киштәләрендә Польшаның груша, алма, айва, чия, черешня, абрикос, шәфталу(персик), слива, нектарин, терн кебек җиләк-җимешләрен, төсле һәм кәчәнле кәбестә һәм башка яшелчәләрен күреп булмаячак. Бу хәл 1 августтан Россиягә әлеге илнең үсемлекчелек продукциясен кертүне чикләү белән бәйле. Соңгы вакытларда "Россельхознадзор" Польшадан үсемлек продукциясен керткәндә Россия һәм халыкара фитосанитар...

Якын арада кибет киштәләрендә Польшаның груша, алма, айва, чия, черешня, абрикос, шәфталу(персик), слива, нектарин, терн кебек җиләк-җимешләрен, төсле һәм кәчәнле кәбестә һәм башка яшелчәләрен күреп булмаячак. Бу хәл 1 августтан Россиягә әлеге илнең үсемлекчелек продукциясен кертүне чикләү белән бәйле.

Соңгы вакытларда "Россельхознадзор" Польшадан үсемлек продукциясен керткәндә Россия һәм халыкара фитосанитар таләпләрнең системалы рәвештә үтәлмәвенә борчылуын инде күп тапкырлар белдереп килде. Үткән ел фитосанитар документларның дөрес рәсмиләштерелмәгән 916 очрагы теркәлгән булган. Алай гына да түгел, агымдагы елның беренче ярты елында гына да пестицидлары рөхсәт ителгәннән 15 тапкырга кадәр артык тупланган 3,7 мең тонна җиләк -җимеш һәм яшелчә кертелүе ачыкланган. Тикшерелгән Польша алмаларының 90 процентында пестицидларның тиешледән артык булуы беленгән.

Әлеге хәл Польша белән сөйләшүләрдән соң да системалы рәвештә кабатланган. "Россельхознадзор" шулай ук Россия өчен карантинлы продукциянең кертелүен дә күп тапкырлар кисәтте. Ел башыннан гына да карантинлы объект - көнбатыш трипсы һәм көнчыгыш плодожоркасы корткычлары белән зарарлануның 27 очрагы теркәлгән.

Кызыксынучыларны "Россельхознадзор" идарәсе искәртә: сатуда Польша үсемлекчелек продукциясе табылган очракта законда каралган чаралар күреләчәк.

фото http://wallpaperpassion.com/samsung-galaxy-star-s5280-wallpapers-32.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X