Полиция Күкшел авылы янындагы АЗСтан 300 мең сум акча урлаучының эзенә төшкән
9 июльдә, төнге сәгать уннар тирәсендә, билгесез зат Вятка Аланы-Малмыж юлының 21 чакрымында, Күкшел авылы янында урнашкан ягулык салу станциясеннән зур суммада акча урлый. -Бу хакта хәбәр полициянең дежур частенә төнге сәгать унберенче яртыларда керде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Оператор, 1989 елгы ир-егетнең сөйләвенә...
9 июльдә, төнге сәгать уннар тирәсендә, билгесез зат Вятка Аланы-Малмыж юлының 21 чакрымында, Күкшел авылы янында урнашкан ягулык салу станциясеннән зур суммада акча урлый.
-Бу хакта хәбәр полициянең дежур частенә төнге сәгать унберенче яртыларда керде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Оператор, 1989 елгы ир-егетнең сөйләвенә караганда, иң элек аның заправка янындагы автомобиленең сигналы эшли башлый. Ишекне ачуга, ул каршысында башына маска кигән, кулына тимер күсәк тоткан билгесез зат басып торуын күрә. Карак, операторны куркытып, бина эченә керә һәм кассадагы барлык акчаларны да үзе белән алып чыгып китә. Хәбәр алыну белән бүлекнең оператив-тикшерү төркеме тиз арада урынга чыкты. Акча югалу факты (300 мең сумнан артык!) расланды. Эзләү нәтиҗәсендә каракның эзенә төшә алдык. Тимер күсәк елгадан табылды, яңгырда юешләнеп беткәнлектән, урлаган кеше акчаларны киптергән һәм яшереп куйган булып чыкты. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта әлеге кешене җинаять юлына этәрүнең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев