Хәбәрләр

Полиция бүлегендә тоткарланучы зыян күргән

Әлеге хәл Казанда, тарихка яманаты белән кереп калган, элеккеге "Дальний" полиция бүлегендә булган. Хәзер ул 9 нчы номерлы полиция бүлеге буларак таныш. Полиция бүлегендә тоткарланучыга киертелгән кул богауларын хезмәткәрләр үзлегеннән генә ычкындыра алмаган. Эштән чыккан богаулар аркасында 1975 елгы ир-атның куллары зәңгәрләнеп чыккан. Ахыр чиктә коткаручылар чакыртырга туры килгән. Алар...

Әлеге хәл Казанда, тарихка яманаты белән кереп калган, элеккеге "Дальний" полиция бүлегендә булган. Хәзер ул 9 нчы номерлы полиция бүлеге буларак таныш.

Полиция бүлегендә тоткарланучыга киертелгән кул богауларын хезмәткәрләр үзлегеннән генә ычкындыра алмаган. Эштән чыккан богаулар аркасында 1975 елгы ир-атның куллары зәңгәрләнеп чыккан. Ахыр чиктә коткаручылар чакыртырга туры килгән. Алар махсус кораллар ярдәмендә бер сәгать чамасы маташкач ир-атны богаудан ычкындыра алган.

http://intertat.ru


Нет комментариев