Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Полицейский Дядя Степа” балалар иҗаты конкурсы башланды

"Полицейский Дядя Степа" бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының региональ этабы башлануы турында ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр ителде. Конкурс Россияның мультипликацион һәм киногеройларына - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышлана. Конкурска 6-14 яшьлек балалар тарафыннан эшләнгән эшләр кабул ителә. Кул эшләренең материалы төрле булырга мөмкин: текстиль, агач, полимер балчык һ.б. Катнашучылар эшләгән...

"Полицейский Дядя Степа" бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының региональ этабы башлануы турында ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр ителде. Конкурс Россияның мультипликацион һәм киногеройларына - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышлана.
Конкурска 6-14 яшьлек балалар тарафыннан эшләнгән эшләр кабул ителә. Кул эшләренең материалы төрле булырга мөмкин: текстиль, агач, полимер балчык һ.б. Катнашучылар эшләгән кул эшләрен 10-нчы майга кадәр Дзержинский ур., 25/7 адресы буенча тапшырырга кирәк.

Эшләр белән бергә конкурста катнашу өчен заявканы да бастырылган килеш тапшыру сорала. Республика конкурсы җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә ведомтвоның матбугат хезмәте. Конкурс нәтиҗәләре 30-нчы майда билгеле булачак.

чыганак: http://old.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев