Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыяз мәктәбендәге капиталь ремонт: идәнгә керамик плитә җәя башлаганнар

Олыяз авылында төзелеп килә торган яңа мәктәпнең түбәсе ябылып бетте, хәзер аның идәннәренә керамик плитә җәя башладылар. Мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев хәбәр итүенчә, 25 августка биредә 190 урынлы мәктәп һәм 40 урынлы балалар бакчасы сафка басачак. Мәктәп кирпечтән эшләнә, ул ике катлы, барлык уңайлыклары булган заманча мәктәп булачак. Агымдагы уку...

Олыяз авылында төзелеп килә торган яңа мәктәпнең түбәсе ябылып бетте, хәзер аның идәннәренә керамик плитә җәя башладылар. Мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев хәбәр итүенчә, 25 августка биредә 190 урынлы мәктәп һәм 40 урынлы балалар бакчасы сафка басачак. Мәктәп кирпечтән эшләнә, ул ике катлы, барлык уңайлыклары булган заманча мәктәп булачак. Агымдагы уку елында Олыяз мәктәбендә 158 бала белем алды, балалар бакчасыында 40 бала тәрбияләнде.

Кичә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашында биредә күчмә киңәшмә үткәрелеп, төзелешкә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшенде.

фото: http://images.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара олыяз мәктәбе капиатль ремонт

erid: 2VtzqxWHLUk