Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыяз мәктәбендә “Аҗаган” уены узды

Олыяз урта мәктәбендә «Аҗаган - 2014» хәрби-патриотик уены булып узды. Һәр класс, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, спорт уеннарында көч сынашты. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу игълан ителгәннән соң, укучылар эвакуация планы буенча мәктәп бинасыннан урамга чыгып тезелде. Бинада беркем дә калмавы ачыклангач, укучылар марш-брасокка старт...

Олыяз урта мәктәбендә «Аҗаган - 2014» хәрби-патриотик уены булып узды. Һәр класс, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, спорт уеннарында көч сынашты.

Гадәттән тыш хәл килеп чыгу игълан ителгәннән соң, укучылар эвакуация планы буенча мәктәп бинасыннан урамга чыгып тезелде. Бинада беркем дә калмавы ачыклангач, укучылар марш-брасокка старт алды. Мәктәп директоры Хаҗиев Г.Х., обж укытучысы Шарафеева А. Х., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Назмиев И.Т. Колонна булып тезелгән укучылар юлга кузгалды. Солдат укучылар сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында бер минут тынлык белән, бүгенге тормыш өчен рәхмәтләрен белдерде. Аннары һәр сыйныф үзенә бирелгән план-карта буенча " дошман" штабын камап алды. Балаларның "җиңү" авазына ноктаны мәчет манарасыннан яңгыраган моңлы азан нокта куйды.

"Аҗаган" - бүгенге болгавыр заманда һәрчак үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга өйрәтүче уен, ул команда рухын тәрбияли.

фото: http://school-avangard.ucoz.ru/news/voenno_sportivnaja_igra/2012-05-26-100

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk