Тукай районында янгын элемтәсе пунктына Мирный урамында шәхси йорт януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗалары - 70 яшьлек хатын-кыз һәм аның 52 һәм 38 яшьлек уллары каршылый. Олы уллары әнисен һәм энесен янгыннан алып чыкканда сулыш юлларын пешергән булып чыга. Аны шифаханәгә озаталар.
Янгын 13 квадрат метр мәйдан биләп ала. Фаразлар буенча, ул электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм кулланмау аркасында килеп чыга, дип яза "Әлмәт таңнары"
Нет комментариев