Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Намус” үзенең сатып алучылары арасында бүләкләр уйнатты (+фоторепортаж)

"Намус" җәмгыятенең 7 гыйнвар - Раштуа көнендә үзенең сатып алучылары арасында бүләкләр уйнатуы соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Шәхси эшмәкәр Илсур Гарипов сүзләренә караганда, 2013 елның 15 сентябреннән быелның 6 гыйнварына кадәр азык-төлек кибетләреннән - 500, ә запас частьләрне 1000 сумга сатып алучыларга бер купон бирелгән. Барлыгы 7619 купон...

"Намус" җәмгыятенең 7 гыйнвар - Раштуа көнендә үзенең сатып алучылары арасында бүләкләр уйнатуы соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде.

Шәхси эшмәкәр Илсур Гарипов сүзләренә караганда, 2013 елның 15 сентябреннән быелның 6 гыйнварына кадәр азык-төлек кибетләреннән - 500, ә запас частьләрне 1000 сумга сатып алучыларга бер купон бирелгән. Барлыгы 7619 купон өләшенгән.

Бүләкләр саллы иде. Иң зур бүләк - телевизордан тыш, тузан суырткыч, микродулкынлы мич, фотоаппарат, кәрәзле телефон һәм тагын бик күп төрле кирәк-яраклар үз ияләрен тапты. Кыш бабай бәйрәмне бик күңелле итеп алып барды, халыкка шигырьләр дә сөйләтте, биетте дә, иң күп купон ияләрен дә ачыклады. Районыбызның талантлы җырчысы Лилия Гарипова отышка килүчеләргә үзенең матур җырларын бүләк итте.

Иң зур бүләк - ЖК телевизор Кәчимир авылы егете, КХТИның 5 курс студенты Илмир Галимовка чыкты.

-Отышларда быел беренче тапкыр катнашуым. 10 билетым бар иде. Шуларның берсе бәхетле булып чыкты. Мин бик шатмын. Оештыручыларга зур рәхмәт, - ди ул.

Телевизорның бераз кечерәгенә исә Кукмарадан Артем Хәйбуллин ия булды. Артем 26 декабрьдә беренче тапкыр әти булган, аның улы туган.

-Улыбыз туу шатлыгыннан Яңа елга сөенеп кергән идек, Раштуа көненә тагын бер сөенеч булды, - ди ул.

Тузан суырткыч Кукмарадан Андрей Иванов, микродулкынлы мич Артур Тенниковка чыкты. Зур Кукмарадан Гөлгенә Басаева узган елгы отыш вакытында телевизорга яи булган, быел исә аңа белен пешерү савыты һәм дрель эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk