Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Минзәлә театры Кукмарага спектакльләр белән килә

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының районыбызга спектакльләр белән килүе халык өчен һәрчак зур бәйрәмгә әверелә. Беренчедән, аларның чыгышлары заманча, истә калырлык алымнар белән баетылып, балаларда һәм олыларда кызыксыну уятса, икенчедән, спектакльләрдә уйнаучы сәләтле артистларның берничәсе - үзебезнең райондашларыбыз. 10 февральдә бу театрның тагын килүен көтәбез. Димәк, тамашачы күңелләрен...

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының районыбызга спектакльләр белән килүе халык өчен һәрчак зур бәйрәмгә әверелә. Беренчедән, аларның чыгышлары заманча, истә калырлык алымнар белән баетылып, балаларда һәм олыларда кызыксыну уятса, икенчедән, спектакльләрдә уйнаучы сәләтле артистларның берничәсе - үзебезнең райондашларыбыз. 10 февральдә бу театрның тагын килүен көтәбез. Димәк, тамашачы күңелләрен яулаган кукмаралылар: Рөстәм Муллин, Ленар Миннемуллин, Рөстәм һәм Раушан Зиннуровлар, Язгөл Гыйльметдинова белән безне тагын күңелле очрашу көтә. Бу юлы алар "Шомбай" спектаклен күрсәтәчәкләр. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Дамир Сәмерханов та - Кукмара егете. Минзәлә театры шулай ук нәниләр өчен дә кызыклы тамашалар әзерләгән.

    Димәк, 10 февральдә район Мәдәният йортында:

    10.00 сәгатьтә балалар өчен "Чуртан кушуы буенча" рус халык әкияте. Билет бәясе 80 сум.

    13.00 сәгатьтә балалар өчен "Морозко" Яңа ел әкияте. Билет бәясе 80 сум.

    19.00 сәгатьтә "Шомбай" спектакле. Билет бәясе 250 сум.

    Тамашаларга рәхим итегез! Рухи ләззәт һәм якты тәэсирләр алырсыз.

    фото: http://minzalateatr.ru/openings/?id=13

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: