Миңгәрдә Сабантуй кайчан була
Хәбәрләр

Миңгәрдә Сабантуй кайчан була

Кичке Сабантуенда "Төреквидение"дә катнашкан артистлар чыгыш ясарга җыена.

Саба районы Миңгәр авылында уздырыла торган милли бәйрәм - Сабантуе быел 1 июль көнне узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Көрәш федерациясенең мәгълүмат хезмәте хәбәр итте.

Миңгәр авылындагы традицион кичке Сабантуенда "Төреквидение"дә катнашкан артистлар чыгыш ясарга җыена. Шулай ук Мәскәүдән килгән каскадёр шоу-программасы да көтелә. 1 июльдә Саба районына дөньяның 23 иленнән вәкилләр киләчәк. Төрки халыкларның иң атаклы көрәшчеләре Дөнья кубогында көч сынашачак. Ярышлар өч категория авырлыкта оештырыла. Көрәш 17:00 башлана, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Бәйрәм концерты 18:00 сәгатькә билгеләнгән.

Татар-информ


Нет комментариев