Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менгәр Сабан туе кукмаралыларны үзенә дәшә

7 июньдә Саба районының Менгәр авылында традицион рәвештә Сабантуй үткәреләчәк. Бәйрәмдә Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Габделфәт Сафин һәм башка танылган артистлар катнашында зур концерт программасы, юмор-шоу, "Акватория", "Чын ирләр өчен каршылыклар полосасы", "Салават", "Балалар дөньясы", "Экстрим" һәм башка мәйданчыкларда кызыклы тамашалар, уеннар, спорт ярышлары оештырылачак. Традицион сабантуй бәйгеләреннән тыш, тамашачыларны...

7 июньдә Саба районының Менгәр авылында традицион рәвештә Сабантуй үткәреләчәк.

Бәйрәмдә Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Габделфәт Сафин һәм башка танылган артистлар катнашында зур концерт программасы, юмор-шоу, "Акватория", "Чын ирләр өчен каршылыклар полосасы", "Салават", "Балалар дөньясы", "Экстрим" һәм башка мәйданчыкларда кызыклы тамашалар, уеннар, спорт ярышлары оештырылачак. Традицион сабантуй бәйгеләреннән тыш, тамашачыларны СУМО, утын яру конкурслары, Баггида узышу, "Гладиатор" көрәше, "Горки" һәм "Тарзанка" аттракционнары, гольф уеннары көтә. Яшьләр өчен "Мәйдан" телеканалы, Салават Миннеханов һәм "ТАТАР STAR" проекты дискотека оештырачак.

23.00 сәгатьтә - бәйрәм салюты.

Бәйрәм кунакларын тагын башка күп төрле сюрпризлар һәм күңелле тамашалар көтә.

Сабан туе 17.00 сәгатьтә башлана.

фото: http://tatarkoresh.ru/news1/sport_potatarski/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk