Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Манзараста яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды

Район ЗАГС бүлегендә Манзарас авылында яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды. Гаиләгә тормыш итү өчен берникадәр ярдәм итү - торак-көнкүреш шартларын яхшырту, балаларга югары уку йортында белем алу, балалар бакчасы өчен түләү, әнинең киләчәк пенсиясе өчен өстәлмә буларак бирелүче сертификатның өч меңенчесе Хәсәновлар гаиләсенә бирелде....

Район ЗАГС бүлегендә Манзарас авылында яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды.
Гаиләгә тормыш итү өчен берникадәр ярдәм итү - торак-көнкүреш шартларын яхшырту, балаларга югары уку йортында белем алу, балалар бакчасы өчен түләү, әнинең киләчәк пенсиясе өчен өстәлмә буларак бирелүче сертификатның өч меңенчесе Хәсәновлар гаиләсенә бирелде. Раушан "Кукмара" агрофирмасының алдынгы механизаторы булып танылса, Мари-Элдан килеп, безнең якларда төпләнгән Кристина - тегүче. Гаиләдәге өлкәннәрне хөрмәт итеп, күп итеп терлек, кош-корт асрап яшиләр. Рамзанны алар биш яшьлек Камиләгә энекәш итеп апрель аенда алып кайталар.
Хәсәновлар гаиләсен район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, район пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нәбиева, "Кукмара" агрофирмасы директоры Ришат Хәнәфиев, район Загс бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйповалар тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk